Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2021, 09:36

Радий Хәбиров таләпне каты куйды

Радий Хәбиров 2 июльгә Башкортстанда дәүләт хезмәткәрләренең 60% прививка эшләтергә кушты.

Радий Хәбиров таләпне каты куйды
Радий Хәбиров таләпне каты куйды

25 июньгә тиклем республикада дәүләт хезмәткәрләренең – 30%, ә 2 июльгә хезмәткәрләрнең 60% прививка ясатырга тиеш. Бу хакта Радий Хәбиров 21 июньдә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә белдерде.

«Бу – минем шәхси таләбем, – диде республика җитәкчесе. –Хакимият хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, министрлар, иртәдән кичкә тиклем халыкны вакцина ясатырга өндәгәннәр үзләре прививка эшләтми. Мин моны бөтенләй аңламыйм. Димәк, бездә кадрлар эше тиешле кимәлдә куелмаган, димәк, сез дәүләт хезмәте эшенең эчтәлеген аңлап  җитмәгән кешеләрне аласыз».

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: