Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2021, 17:25

Иртәгә дә эссе була

Башкортстанда иртәгә дә эссе һәм җилле була.

Иртәгә дә эссе була
Иртәгә дә эссе була

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне хәвефле һава шартлары турында искәртә. 25 июньдә урыны белән гадәттән тыш янгын хәвефе саклана, шулай ук җилнең секундына 18 метрга җитүе көтелә. Автомобиль юлларында төнлә һәм иртән 500-1000 метрдан күрү мөмкинлеге белән томан.

Алдагы тәүлектә көннең аязлы-болытлы булуы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төнлә юнәлешен үзгәртүчән, секундына 0-5 метр, көндез төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән 18 метрга җитүе ихтимал. Һава температурасы төнлә 14-19, көнчыгышта 9, көндез 28-33 градус.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: