Барлык яңалыклар
Новости
28 июнь 2021, 14:16

Бүген +34 градус

Башкортстанда бүген +34 градускача эссе, гадәттән тыш янгын хәвефе саклана.

Бүген +34 градус
Бүген +34 градус

Бүген, 28 июньдә, республикада урыны белән гадәттән тыш янгын хәвефе саклана, дип искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәлеге. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, эссе һава торышы көтелә, көндез һава +29...+34 градуска тиклем җылына. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җилнең тизлеге секундына 5 метр, яшен вакытында көчәючән.

29 июньдә дә явым-төшем булмый, көндез -+30... 35, төнлә 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин,  дип хәбәр иттеләр белгечләр.

Чәршәмбе көндез температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк, ә менә төнлә + 25 градуска кадәр төшәчәк. Кич бераз болыт булырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, бераз яңгыр явачак, ләкин шулай ук эссе булачак.

Җомга көнне яңгырлар ява һәм көндез + 29 градуска кадәр суыта, әмма төнлә температура нибары 4 градуска төшә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: