Барлык яңалыклар
Новости
30 июнь 2021, 14:38

Путин вакцинацияне мәҗбүри үткәрүгә каршы

Русия Президенты Владимир Путин мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде.

Путин вакцинацияне мәҗбүри үткәрүгә каршы
Путин вакцинацияне мәҗбүри үткәрүгә каршы

Русия Президенты Владимир Путин туры эфир вакытында мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Халыкны иммун яклау турындагы законны карарга кирәк: прививкаларның гомуммилли календаре – мәҗбүри», – диде Президент.

Кайбер коллегаларның коронавируска каршы вакцинацияне бу бүлеккә күчерү тәкъдимнәре булды, дип ачыклык кертте ул. Әмма моны Дәүләт Думасы депутатлары хупламаган.

«Әлеге законның икенче өлешендә, аерым төбәкләрдә авыручыларның саны арткан очракта, санитар табиблар тәкъдиме буенча төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертү хокукына ия булуын күрсәтә. Кайберәүләр бу законны кулланып аерым бер категория халык өчен керттеләр дә. Барысы да закон кысаларында эшли», – дип белдерде Путин.

Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры линия уза. Дәүләт башлыгы халыкның дистәләгән сорауларына җавап бирергә җыена.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: