-2 °С
Болытлы
«Елның иң дымлы ае саналган июльдә корылык хөкем сөрәчәк, ул климат буенча соңгы ярты гасырда уртача алганда 9-10 елга бер тапкыр гына күзәтелә», – дип искәртте «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец.
Аның сүзләренчә, Үзәк Русиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин. Температура нормадан 0,5-1 градуска югарырак булачак. Июль уртасы гына искәрмә булырга мөмкин – бу вакытта эсселек бераз кимиячәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.