Федерация Советы вәкилләре яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе кичергән русиялеләргә инвалидлык бирү тәкъдиме белән чыкты. Русиянең атказанган табибы, Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Круглый әйтүенчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң барлыкка килгән өзлегүләр шундый статус бирү өчен нигез булырга тиеш.
Коронавирус инфекциясе йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә җитди зыян китерергә, тромбозлар, үпкә фиброзы китереп чыгарырга мөмкин, бу очракта кешене тернәкләндерү программалары буенча дәваларга тиешләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.