Русия Хөкүмәте 2022 елга ял һәм бәйрәм көннәрен раслады. Бу турыда 17 сентябрьдә Министрлар кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа ел бәйрәмнәре Русиядә 10 көн – 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына тиклем дәвам итә. Бәйрәм көннәренә тап килгән 1 һәм 2 гыйнвардагы ял (шимбә, якшәмбе) 3 һәм 10 майга күчерелә.
Киләсе елда 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә шушы көн генә ял була.
Моннан тыш, 5 март – шимбәдәге ял көне – дүшәмбе, 7сенә күчерелә.
Шулай итеп, мартта русиялеләр 6сынан 8енә хәтлем ял итә.
Май бәйрәмнәре, гадәттәгечә, ике өлештән тора: Хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән (шимбә) 3 майгача (сишәмбе) һәм Җиңү көне хөрмәтенә 7 майдан (шимбә) 10 майга (сишәмбе) хәтлем.
Русия көне – 2022 елда 12 июнь якшәмбегә тап килә. Шуңа русиялеләр 11 июньнән (шимбә) 13 июньгә (дүшәмбе) тиклем ял итә.
Ноябрь бәйрәмнәре 4 ноябьдән (җомга) 6 ноябрьгәчә (якшәмбе) дәвам итә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.