

Анда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Моношәһәрләрне үстерү фонды , “Таврос” җәмгыяте һәм Бәләбәй районы хакимияте катнаша. – Тиздән яңа ит комбинаты төзелә башлаячак, – дип язган үз социаль челтәрләрендә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев. – Безнең ТОСЭРны сайлаган өчен инвесторларга рәхмәт белдерәм. Проект районның җитештерү потенциалын үстерүгә өлеш кертәчәк.
Гөлнара Мурзина әзерләде.