Новости
18 Сентября 2021, 09:10

С.Т. Аксаков исемендәге сайлау участогында

Бу көннәрдә бөтен ил буйлап Русия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
С.Т. Аксаков исемендәге сайлау участогындаС.Т. Аксаков исемендәге сайлау участогында
С.Т. Аксаков исемендәге сайлау участогында

Барлык сайлау участоклары алдагы өч көнлек тавыш бирүгә үз ишекләрен ачты. Надеждино авыл клубында урнашкан С.Т. Аксаков исемендәге 1222нче сайлау участогы тавыш бирүгә алдан ук әзерләнде. Һәр сайлаучыга тавыш бирү уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен капкадан сайлау кабинкасына кадәр юл тулысынча уйланылган. Участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Идрисова менә нәрсәләр сөйли:

– Тавыш бирү көннәренә әзерләнгәндә без кирәкле барлык чараларны оештырдык. Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, һәр сайлаучы керү юлында термометрия узачак,  шәхси битлек, перчатка һәм ручка алачак. Аннары ул идәнгә төшерелгән сигнал тасмасы буенча сайлау комиссиясе әгъзасы янына килә һәм контактсыз рәвештә паспортын күрсәтә, бюллетеньне ала һәм тавыш бирү кабинасына юнәлә. Сайлау участогыннан тыш тавыш бирү таләпләренә килгәндә, алар тагын да катгыйрак: өйдә тавыш бирүче сайлаучы барлык кирәкле әйберләрне шәхси пакетта ала. Участок комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр йортка яки фатирга кермәячәк. Сайлаучы үз бүлмәсенә керә, сайлый, чыга һәм бюллетеньне урнага төшерә.

Алия Суфияновна билгеләп үтүенчә, 26 сайлаучы өйдә тавыш бирү теләген белдергән. Сәбәпләре төрле: кемдер сәламәтлеге буенча сайлау участогына килә алмый, кемдер – өлкән яшьтәге кеше.

“Бердәм Русия”, “Пенсионерлар партиясе” һәм “Яшелләр” фиркаләреннән теркәлгән күзәтүчеләр өч көн дәвамында участокта булачак. Алар өчен шулай ук санитария нормаларына туры килгән махсус урыннар әзерләнгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары барлык авыл кешеләрен үзләре сайлаган кандидатлар өчен тавыш бирергә чакыра.

Зөлфия Гарифуллина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас