– Шәһәр һәм авыл халкы сәнгать галереясында һәм авыл мәдәният йортларында иҗади осталык дәресләрендә, Бәләбәйнең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары концертында, туган якны өйрәнү музеенда һәм Слакбаш авылы музей комплексында экскурсиядә булды, “Кино дөньясы” кинотеатрында бушлай кино карады. Бу көнне, шулай ук, Русия Федерациясе халыклары телләрендә шигырьләр укуны онлайн-трансляцияләү узды. Үзәк мәдәният сарае һәм китапханә учреждениеләре сайтларында, авыл мәдәният йортларында һәм күп функцияле клубларда “Көз бизәкләре” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре эшләде.
– Елдан-ел кешеләр сәнгатькә, иҗатка ныграк тартыла, шуңа күрә дә мәдәни чараларга халык күп җыела, әхлак нигезләрен өйрәнүгә һәм мәдәни тормышка балалар да күбрәк җәлеп ителә, – ди социаль үсеш идарәсенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Константин Хальзов, иҗат коллективлары һәм ирекмәннәр җитәкчеләренең башкарган эшләрен билгеләп үтеп.
Тематик чаралар “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Анна Лапина әзерләде.