20 сентябрьдә иртәнге сәгать 10га республика Үзәк сайлау комиссиясенең якынча мәгълүматлары буенча.
Шушы сәгатькә протоколларның 88,42% эшкәртелгән, дип хәбәр итте комиссия рәсе Илона Макаренко брифинг барышында.
Сайлауда катнашкан 14 партия арасынан «Бердәм Русия» алда бара (иртәнге сәгать 10га 68,05%), Думага 14,97% тавыш белән КПРФ һәм 6,31% белән ЛДПР үтә.
«Яңа кешеләр» партиясе әлегә 3,9% җыйган, дәүләт финанславын алырга тиеш.
«Гадел Русия» – 2,67%, «Пенсионерлар партиясе» 1,16% тавыш алган, башкалар 1% та җыймаган.
Салават (96%), Тәтешле һәм Благовар (93%) районнары, Салават (75%), Сибай (73%), Октябрьский (70%) шәһәрләрендә халык актив катнашкан.
Толбазы сайлау округы буенча беренче урында – Заһир Хәкимов (иртәнге сәгать 10га тавышлар саны 58% тәшкил итте). Красный Холм округы буенча – Тамара Тансыккуҗина ( 55%).
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.