Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2021, 17:05

Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә

20  сентябрьгә мәгълүматлар буенча, ковид госпиталендә 247  пациент дәвалануда ята, шуларның 12се – реанимациядә  (11е – үпкәне ясалма сулыш алдыру аппаратларында). Койка фонды 220 урын тәшкил итә.

Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә
Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә

Шушы көннәрдә хастаханәгә салынганнарның саны 59, 57 кеше хастаханәдән өйләренә кайтарылган.

2021 елда барлыгы  2032  COVID-19 расланган очрак теркәлгән, соңгы тәүлектә үсеш 7 очрак тәшкил иткән.

Әгәр дә сез прививка ясамагансыз икән, үзегезне һәм якыннарыгызны авыр йогышлы авырудан саклау өчен әле иң уңайлы вакыт! Кеше күп йөри торган урыннарда битлек киеп, социаль дистанция саклап йөрүегезне дәвам итегез.

Урындагы халыкка вакцинация үткәрү өчен Бәләбәй үзәк район хастаханәсе 36372 доза вакцина алган. 20 сентябрьгә беренче компонент белән Бәләбәй районының 24825 кешесе прививка ясаткан, ә 20198 кеше вакцинацияне тулысынча тәмамлаган.

Бәләбәй үзәк хастаханәсендә эш һәм ял көннәрендә 8дән 20 сәгатькә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин булуы турында  исегезгә төшерәбез.

 Светлана Шириня  әзерләде.

Автор:
Читайте нас: