-1 °С
Болытлы
Русиядә карабодай запаслары җитәрлек, аңа кытлык юк, диделәр Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Соңгы тапкыр карабодай бәясе 2011 елда (алдагы елда аномаль эссе булганан соң) 100 сумнан арткан иде. Мисал өчен, 2011 елның май аенда бер кг ярманың бәясе 162,02 сум, ә августта 103,41 сум булган. Әмма көз базарга яңа уңыш чыккач, карабодай бәясе төшә башлады, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.