Новости
21 Сентября 2021, 12:05

Укытучыларның күпчелеге коронавирустан прививка эшләткән

Башкортстанда мәктәп укытучыларының 84% якыны коронавирустан прививка эшләткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укытучыларның күпчелеге коронавирустан прививка эшләткәнУкытучыларның күпчелеге коронавирустан прививка эшләткән
Укытучыларның күпчелеге коронавирустан прививка эшләткән

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин оператив штаб утырышында республика уку йортларында коронавируска бәйле хәл турында сөйләде.

«Гомум алганда, республикада мәктәп укытучыларының 84%  якыны прививка ясаткан. Күпчелек муниципалитетларда күрсәткечләр 50% алып 100% тиклем тирбәлә. Укучылар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручыларның күбәюе дә безне сагайта», – дип билгеләде республиканың мәгариф министры.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас