Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2021, 09:50

2000гә якын бала карантинда

Башкортстанда коронавирус аркасында 2000гә якын бала карантинда.

2000гә якын бала карантинда
2000гә якын бала карантинда

Башкортстанда коронавирус йоктырганнар белән бәйләнештә булган 2000гә якын бала карантинда. 99 кечкенә  пациент – хастаханәдә, 244е – өйдә. Бу турыда 21 сентябрьдә  Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында ведомство җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

«Әле чирле белән бәйләнештә булган 1825 бала карантинда. Шул сәбәпле бөтен класс изоляциягә җибәрелә. Бу миграциянең тәмамлануы, балаларның мәктәпкә, балалар бакчасына йөри башлавына бәйле. Гаиләдә чир таралу очраклары күбәя», – диде ул.

Министр республикада яшәүчеләрне хәвефсезлек һәм саклану чараларын үтәргә, чир йоктырган туганнар яки танышлар белән аралашмаска чакырды.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: