Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2021, 16:35

Дистанцион укуга күчтеләр

Башкортстанның 12 районында укучыларның бер өлеше дистанцион укуга күчтеләр.

Дистанцион укуга күчтеләр
Дистанцион укуга күчтеләр

Башкортстанда 12 районның кайбер мәктәпләрендә дистанцион укыту оештырылды. Республика Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 22-23 сентябрьдән Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш, Яңавыл районнарының 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 10нчы класс укучылары 14 көнгә дистанцион укуга күчерелде.

«Әлеге чара балаларның респиратор инфекцияләре, шул исәптән санап үтелгән районнарда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләренең югары булуына бәйле кабул ителде, – дип белдерделәр ведомствода. – Һәр мәктәптә санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, коронавирус инфекциясенең таралуын искәртүгә юнәлтелгән чараларны оештыру буенча муниципаль оператив штаб карар кабул итәргә тиеш».

Балаларның льготалы категориясенә дистанцион уку чорында азык-төлек җыелмасын тарату оештырыла, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгыннан.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: