Шушы көннәрдә хастаханәгә салынганнарның саны 40, 20 кеше хастаханәдән өйләренә кайтарылган.
2021 елда барлыгы 2111 COVID-19 расланган очрак теркәлгән, соңгы тәүлектә үсеш 15 очрак тәшкил иткән.
Әгәр дә сез прививка ясамагансыз икән, үзегезне һәм якыннарыгызны авыр йогышлы авырудан саклау өчен әле иң уңайлы вакыт! Кеше күп йөри торган урыннарда битлек киеп, социаль дистанция саклап йөрүегезне дәвам итегез.
Урындагы халыкка вакцинация үткәрү өчен Бәләбәй үзәк район хастаханәсе 36882 доза вакцина алган. 23 сентябрьгә беренче компонент белән Бәләбәй районының 25004 кешесе прививка ясаткан, ә 20341 кеше вакцинацияне тулысынча тәмамлаган.
Бәләбәй үзәк хастаханәсендә эш һәм ял көннәрендә 8дән 20 сәгатькә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин булуы турында исегезгә төшерәбез.
Светлана Шириня әзерләде.