Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2021, 09:55

EuroSkills Graz 2021 чемпионаты ачылды

22 сентябрьдә Австрияның Грац шәһәрендә EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты башланды.

EuroSkills Graz 2021 чемпионаты ачылды
EuroSkills Graz 2021 чемпионаты ачылды

Чемпионат 26 сентябрьдә тәмамлана. Ярышларны ачу тантанасында Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгының (Ворлдскиллс Русия) генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

Ярышлар Шварцль күлендә «Осталык авылы»нда 38 төп һәм 10 презентация компетенцияләре буенча үткәрелә. Чемпионатта 31 илдән 400гә якын кеше катнаша.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.

Автор:
Читайте нас: