5 октябрьдән Русия Дания, Джибути, Яңа Зеландия, Перу, Көньяк Африка Республикасы, шулай ук Гоа һәм Тенерифе белән авиабәйләнешне тергезә.
Фикер алышу йомгаклары буенча һәм аерым илләрдәге эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 2021 елның 5 октябреннән түбәндәге дәүләтләр белән даими авиабәйләнешне тергезү турында карар кабул ителгән.
Оперштабның белдерүендә Һиндстан турында да сүз бара: һәр маршрутта атнасына бер тапкыр Мәскәү – Гоа, Санкт-Петербург – Дели һәм Санкт-Петербург – Гоа маршрутлары буенча.
Танзания белән авиабәйләнеш 1 ноябрьгә тиклем туктатылды. Сәбәбе – эпидемиологик хәлнең катмарлы булуы.
Моннан алда Русия Испания, Ирак, Кения һәм Словакия белән авиабәйләнешне тергезде, шулай ук Белоруссия белән очышка чикләүләрне бетерде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.