Новости
27 Сентября 2021, 12:30

1,160 миллион кеше прививка эшләткән

Башкортстан Сәламәтлек  саклау министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, республикага 1,759 миллионнан артык доза коронавируска каршы вакцина китерелгән. Бу турыда дүшәмбе республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек  саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
1,160 миллион кеше прививка эшләткән1,160 миллион кеше прививка эшләткән
1,160 миллион кеше прививка эшләткән

Аның  сүзләренчә, 1,269 миллион кеше вакцинаның беренче компонентын эшләткән яки алынган вакцинадан 72,1 процент. Ә 1,160 миллион кеше өчен вакцинация тулысынча тәмамланган, бу Башкортстанга китерелгән вакцинаның 65 процентын тәшкил итә.

«Республикада 203 вакцинация пункты ачылган. Барсы да штат режимында эшли. Вакциналар бар», – диде Азат Рәхмәтуллин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас