Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2021, 10:55

Кар явуы көтелә

Башкортстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын хәбәр итте.

Кар явуы көтелә
Кар явуы көтелә

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьдә урыны белән кыска  вакытлы, аерым районнарда исә кар катыш яңгыр явуы көтелә.

Һава температурасы төнлә – плюс 1-6 градус. Урыны белән минус 3 градускача салкынайтып, кырау төшүе мөмкин. Көндез – 6-11 градус җылы.

28 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын.

Һава температурасы төнлә – минус 3тән плюс 2 градуска тиклем. Көндез – 5-10 градус җылы.  

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: