Новости
27 Сентября 2021, 08:00

Мәктәпләр карантинга ябыла

Башкортстанда балалар күпләп авырый. Бу турыда республиканың Роспотребнадзор идарәлеге җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәпләр карантинга ябылаМәктәпләр карантинга ябыла
Мәктәпләр карантинга ябыла

Статистикага ярашлы, 730 белем бирү оешмасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары ачыкланган.

«Биштән артык кеше чирләгән сыйныфларда карантин кертелә. Республиканың 279 мәктәбендә шундый чикләү чарасы гамәлдә (768 класс), – диде Анна Казак. – Бу атнада барлык белем бирү оешмаларында рейдлар үткәрелә».

Башкортстанның баш санитар табибы билгеләвенчә, кешеләр тынычланды. Сәүдә үзәкләрендә, транспортта һәм күп кеше катнашлыгындагы чараларда битлек режимын үтәүгә игътибар ителми. Анна Казак шушы хәвефсезлек чараларын каты контрольдә тотарга тәкъдим итте.  

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас