Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада аязлы-болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә исүе мөмкин.
Һава температурасы көндез – 3-8 градус.
Чәршәмбе явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын.
Төнлә 1-6 градускача салкынайтып, һавада һәм туфракта кырау төшә. Көндез һава 4-9 градуска тиклем җылына.
Пәнҗешәмбе һава торышы әллә ни үзгәрми. Явым-төшем юк. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын.
Төнлә 1-6 градускача салкынайтып, һавада һәм туфракта кырау төшә. Көндез – 4-9 градус җылы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.