Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирәчәк.
Шалтыратулар җанисәп беткәнче, 14 ноябрьгә кадәр, көн саен 9:00–21:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кызыксындырган сорауны 7(800)707-20-20 номерына шалтыратып бирергә була.
Бөтенрусия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы халык санын алуда Русия халкы электрон җанисәп кәгазен дәүләт хезмәтләре порталында үзләре дә тутыра ала.
Өйдән-өйгә йөргәндә халык санын алучылар Русиядә җитештерелгән планшет компьютерлар кулланачак. Шулай ук халык санын алуда җанисәп участокларында, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә катнашырга була.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.