Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 16:45

Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә

29  сентябрьгә мәгълүматлар буенча, ковид госпиталендә 274  пациент дәвалануда ята, шуларның 12се – реанимациядә  (9ы – үпкәне ясалма сулыш алдыру аппаратларында).

Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә
Бәләбәй районында СОVID-19 белән авыручылар турында белешмә

Шушы көннәрдә хастаханәгә салынганнарның саны 38, 23 кеше хастаханәдән өйләренә кайтарылган.

2021 елда барлыгы  2171  COVID-19 расланган очрак теркәлгән, соңгы тәүлектә үсеш 3 очрак тәшкил иткән.

Әгәр дә сез прививка ясамагансыз икән, үзегезне һәм якыннарыгызны авыр йогышлы авырудан саклау өчен әле иң уңайлы вакыт! Кеше күп йөри торган урыннарда битлек киеп, социаль дистанция саклап йөрүегезне дәвам итегез.

Урындагы халыкка вакцинация үткәрү өчен Бәләбәй үзәк район хастаханәсе 39325 доза вакцина алган. 29 сентябрьгә беренче компонент белән Бәләбәй районының 25509 кешесе прививка ясаткан, ә 20655 кеше вакцинацияне тулысынча тәмамлаган.

Бәләбәй үзәк хастаханәсендә эш һәм ял көннәрендә 8дән 20 сәгатькә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин булуы турында  исегезгә төшерәбез.

 Марина Прохорова  әзерләде.

Автор:
Читайте нас: