«Без Русия Федерациясе Дәүләт Думасына эшкә күчкән депутатлар Эльвира Аетколованы һәм Римма Үтәшеваны озаттык та инде, – дип сөйләде парламент спикеры Константин Толкачев. – Моннан тыш, минем исемгә КПРФтан күрсәтелгән депутат Андрей Егоровтан Уфа шәһәр Советына сайлануына бәйле вәкаләтләрен салуны сорап гариза килде».
Вазыйфаларын калдырган барлык депутатлар партия исемлеге буенча сайланды, аларның мандатлары «Бердәм Русия» һәм КПРФ партияләренең тәкъдимнәре буенча алмаштырыла, өстәмә сайлау үткәрү таләп ителми.
Хәтерегезгә төшерәбез, сайлау кампаниясе йомгаклары буенча Дәүләт Җыелышын өч депутат: Тамара Тансыккуҗина, Милана Скоробогатова һәм Заһир Хәкимов тулыландырды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Олег Яровиков фотосы.