Башкортстан Конституциясе положениесенә ярашлы, экологик һәм мәдәни-тарихи әһәмияткә ия үзенчәлекле табигать объектлары – республиканың махсус яклавында. Алар арасында «Шүлгәнташ» дәүләт табигать биосфера тыюлыгы, «Ачылыкүл», «Кандракүл», «Ирәмәл» табигать парклары, Куштау, Торатау, Йөрәктау шиханнары бар.
«Милли мирас дәүләт реестрын булдырганнан соң бу исемлек киңәйтелә. Моннан тыш, мәгарәләрне саклауга юнәлтелгән закон кабул итү күзаллана», – дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы Корылтаеның матбугат хезмәтеннән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.