Республика Башлыгы Радий Хәбиров Гай медицина колледжы студентларының туганнары һәм якыннары өчен кирәкле ярдәм оештырырга кушты. Ул Баймак һәм Күгәрчен районнары башлыкларына кагыла.
«Һәлак булган кызларның ата-анасы нинди тойгылар кичерүен күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер гаиләләргә тиешле ярдәм күрсәтү мөһим», – диде Радий Хәбиров.
Моннан алда «Башинформ» агентлыгы 30 сентябрь Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә 17 яшьлек Айгизә У., 18 яшьлек Әдилә Кәримованың һәм 19 яшьлек Зөлфия Саникинаның мәетләре табылуы турында хәбәр иткән иде. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзли, урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Җинаять эше кузгатылган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.