Новости
1 Октября 2021, 05:25

Өлкәннәр көне белән!

1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Өлкәннәр көне белән!Өлкәннәр көне белән!
Өлкәннәр көне белән!

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.

Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә  күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге.

Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Бәйрәм белән, өлкәннәребез!

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас