Республика законына ярашлы, 11 октябрьдә Республика көне – Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне билгеләнә.
Республика көне бәйрәм дип исәпләнә.
«2021 елның 11 октябрендәге бәйрәм дүшәмбегә тап килә. Җомга, 8 октябрьдә, эш көне кыскармый, – дип белдерделәр Хезмәт министрлыгында. – Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2021 елның 9, 10 һәм 11 октябре ял көннәре булып тора».
Русиянең хезмәт кануниятенә ярашлы, еллык отпуск биргәндә 11 октябрьдәге бәйрәм көне – Республика көне аның исәбенә керми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.