Новости
4 Октября 2021, 12:35

Хайваннар көне белән!

Бүген – Бөтендөнья хайваннар көне. Ул  1931 елда  Флоренциядә, табигатьне яклаучылар белән  Халыкара конгреста  оештырыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хайваннар көне белән!Хайваннар көне белән!
Хайваннар көне белән!

Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне,  җәмгыятьнең  тирә-якны саклау кирәклегенә төшендерү,  хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.

Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда  аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать  үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар, гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда  Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60ка  якын илендә уздырыла.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас