Новости
4 Октября 2021, 07:50

Җылыта

Башкортстанда алдагы ике көндә 12 градуска тиклем җылыта, дип хәбәр итте республика синоптиклары.

Добавить в предпочтительные источники Google
ҖылытаҖылыта
Җылыта

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә республикада явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын.

Һава температурасы төнлә – 0, минус 5. Республиканың төньяк-көнчыгышында 10 градуска тиклем салкын. Көндез һава 5-10 градускача җылына.

6 октябрьдә урыны белән кар, яңгыр ява. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын.

Һава температурасы төнлә плюс 2, минус 3 градус. Көндез күпкә җылырак –  7-12 градус.

Бүген, 4 октябрьдә, Башкортстанда явым-төшем булмый. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын.

Һава температурасы көндез – 3-8 градус җылы.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас