Шушы көннәрдә хастаханәгә салынганнарның саны 30, 23 кеше хастаханәдән өйләренә кайтарылган.
2021 елда барлыгы 2280 COVID-19 расланган очрак теркәлгән.
Әгәр дә сез прививка ясамагансыз икән, үзегезне һәм якыннарыгызны авыр йогышлы авырудан саклау өчен әле иң уңайлы вакыт! Кеше күп йөри торган урыннарда битлек киеп, социаль дистанция саклап йөрүегезне дәвам итегез.
Урындагы халыкка вакцинация үткәрү өчен Бәләбәй үзәк район хастаханәсе 39325 доза вакцина алган. 6 октябрьгә беренче компонент белән Бәләбәй районының 26154 кешесе прививка ясаткан, ә20840 кеше вакцинацияне тулысынча тәмамлаган.
Бәләбәй үзәк хастаханәсендә эш һәм ял көннәрендә 8дән 20 сәгатькә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин булуы турында исегезгә төшерәбез.
Марина Прохорова әзерләде.