Бу 2020 елның гыйнвар-июленә караганда 8,1 процентка күп. Реаль исәпләнгән хезмәт хакы 2,2 процентка арткан, дип хәбәр итте республика статистиклары.
Башстат мәгълүматлары буенча, быел июльдә уртача эш хакы 40 641 сумнан артып киткән.
Гадәттәгечә, иң югары хезмәт хакын кокс һәм нефть продуктлары җитештерүчеләр ала. 2021 елның җиде аенда – 81 106 сум тирәсе. Бу үткән елның гыйнвар-июленә караганда 1,4 процентка күп.
Шартлы икенче урында – химия тармагы эшчеләре. Шушы өлкәдә уртача хезмәт хакы 60 427 сум (үсеш 10,2 процент).
Фәнни һәм техник эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәннәр өченче урында. Уртача алганда, 57 867 сум (үсеш 8,4 процент).
Башкортстанда иң түбән эш хакы – мебель эшләү өлкәсендә. Быел җиде айда – уртача 15 319 сум. 2020 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, алар 17,9 процентка күбрәк ала башлаган, дип йомгак ясады статистиклар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.