Новости
7 Октября 2021, 09:50

Радий Хәбиров форумда катнаша

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров X Петербург халыкара газ форумы эшендә катнаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров форумда катнашаРадий Хәбиров форумда катнаша
Радий Хәбиров форумда катнаша

Ул форумда оештырылган күргәзмәне һәм Башкортстан стендын карап чыкты. Анда республиканың газ тармагы өлкәсендә махсуслашкан алты төп предприятиесе күрсәтелгән.

Алар – Октябрьскийдан «ОЗНА», Уфа компрессор заводы, Уфа дәүләт нефть техник университетының Инжиниринг үзәге, Көнчыгыш арматура компаниясе Салават химия заводы, төп газ компанияләре.

Башкортстан Башлыгы бүген газ форумында бик күп очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр булачагын билгеләде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Олег Яровиков фотосы.

Автор:
Читайте нас