Шушы уңайдан Радий Хәбиров бәйрәм чаралары планын әзерләргә һәм расларга кушты. Муниципалитетларга «учреждениеләрне, урамнарны, мәйданнарны, җәмәгать биналарын Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт символикалары белән бәйрәмчә бизәргә тәкъдим ителде», – диелә документта. Тантаналы чаралар санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырылырга тиеш, дип билгеләнә.
Республиканың шәһәр-районнары хакимиятләренә «торак пунктларда ярминкәләр үткәрү, күчмә бәйрәм сәүдәсен оештыру» бурычы әйтелде.
«2021 елның 11 октябрендәге бәйрәм дүшәмбегә тап килә. Җомга, 8 октябрьдә, эш көне кыскармый, – дип белдерделәр Хезмәт министрлыгында. – Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 2021 елның 9, 10 һәм 11 октябре ял көннәре булып тора».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Валерий Шахов фотосы.