Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды. Иң беренче булып милли хәрәкәт активисты – педагогик хезмәт ветераны Илгизәр Гыйззәтуллин заманында бик күп укытучылар әзерләп чыгарган данлыклы Бәләбәй педагогия училищесының бүгенге көнне килеп туган аянычлы хәле турында сөйләде. Бар да, бердәм рәвештә, бу уку йортына ярдәм итү юлларын тикшерде.
Якынлашып килгән Бөтенрусия халык санын алу кампаниясендә катнашу мәсьәләсе дә читтә калмады. Күпләр аның эшенә ярдәм итәргә теләк белдерде,
Белүебезчә, ел саен Казанда 15 октябрь Хәтер көне үтә. Аксакаллар быел да аның эшендә катнашу, Казан ханлыгын саклап шәһит киткән борынгы бабаларыбызны искә алуның зарурлыгын ассызыклап үттеләр.
Әле матбугатка язылу кампаниясе бара. “Бәләбәй хәбәрләре”нә ярдәм итү юлларын да тикшерделәр милли хәрәкәт әгъзалары.
Якын-тирәдә тагын җыелыш үткәрү кирәклеге әйтелде. Ансы, әлбәттә, күбрәк кеше белән зур залда үтәчәк.
Габдулла Вафин.