Ил халкы 2021 елның 15нче октябреннән 8нче ноябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра ала.
Бөтенрусия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022нче елның апрелендә ясалачак. Исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның IV кварталында чыгарылачак һәм рәсми рәвештә басылып чыгачак.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда халык санын алуны үткәрү турында карар Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020нче елның җәендә, COVID пандемиясе шартларында кабул ителгән иде.
Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган 2021нче елның октябрендә халык санын алуны үткәрү турындагы тәкъдим илнең барлык төбәкләрендә дә эшне оптималь рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтәләр Росстатта. 2002нче һәм 2010нчы елгы Бөтенрусия халык санын алу да октябрь аенда үткәрелгән иде.
Бу чорда халык санын алуны уздыру кирәкле вакытта саклап калырга, алынган статистик мәгълүматларның милли һәм халыкара дәрәҗәдә чагыштырмалыгын, төгәллеген һәм дөреслеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Билгеләнгән вакыт БМО тарафыннан тәкъдим ителгән 2020нче елгы раунды халык санын алуны үткәрү чоры кысаларына керә.
Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта әзерлек эшләренең төп комплексы башкарылган инде – исәпкә алу кәгазьләренең формалары расланган, исәпкә алучылар өчен электрон планшетлар әзерләнгән һәм регионнарга тапшырылган, барлык дәрәҗәләрдә исәпкә алу комиссияләре эше оештырылган, исәпкә алучы буларак эшләргә теләүче кешеләр исемлеге формалаштырылган. Халык санын алу төпкел булган районнарда башланган да инде.
Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы – Русия халкы тарафыннан 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.
Габдулла Вафин әзерләде.