Новости
11 Октября 2021, 10:25

Балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрде

Русия Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарның берсе үз баласына илдән китәргә рөхсәт бирмәгән очракта гариза тапшыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибен раслады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрдеБалаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрде
Балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрде

Хәзер баланың әтисе яки әнисе чит илгә чыгуны чикләүнең кайчан башлануын һәм төгәлләнүен күрсәтә ала. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча конкрет илләрне дә күрсәтергә мөмкин.

Яңа документ балигъ булмаган баланың чит илгә чыгуына риза булмавы турындагы гаризаның бәяләмәсен дә регламентлаштыра. Моның өчен гариза белән Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яки моннан алдагы гариза тапшырылган башка инстанциягә килергә кирәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас