Новости
13 Октября 2021, 10:50

Салымнарны өйдә яки почта бүлекчәләрендә түләп була

Республика халкы салымнарны төбәктәге 1 280 почта бүлекчәсендә яки өйгә килгән хат таратучы аша түли ала. Бу турыда Федераль почта элемтәсенең Башкортстан буенча идарәлегеннән хәбәр иттеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салымнарны өйдә яки почта бүлекчәләрендә түләп булаСалымнарны өйдә яки почта бүлекчәләрендә түләп була
Салымнарны өйдә яки почта бүлекчәләрендә түләп була

Заказлы хатлар белән җибәрелгән мөлкәт, транспорт, җир һәм башка салымнарны хат таратучылар адресатларның кулына тапшыра. Әгәр дә алар өйдә булмаса, почта хезмәткәре заказлы хатны яшәү урынына караган почта бүлекчәсендә алырга мөмкин дигән белешмә калдыра.  

Клиентта «Электрон култамга» сервисы тоташкан булса, почта бүлекчәсендә аңа салым органыннан килгән заказлы хатны документсыз, кәгазь тутырмыйча гына бирәчәкләр.

Салымнарны хат таратучының мобиль терминалыннан яки почта бүлекчәсендә  түләргә мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас