Новости
14 Октября 2021, 12:25

75 гаилә торлак шартларын яхшыртачак

Республиканың «Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү» (КРСТ)  дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашуы 75 гаиләгә торакларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
75 гаилә торлак шартларын яхшыртачак75 гаилә торлак шартларын яхшыртачак
75 гаилә торлак шартларын яхшыртачак

«Дәүләт программасының авыл биләмәләрен комплекслы үстерүдәге роле бәяләп бетергесез, – диде БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Финанслау күләме 1,5 млрд сум тәшкил иткән 80 объект төзү күзаллана».

Ул быел 48 гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алуы турында хәбәр итте. Моннан тыш, тагы 27 гаиләгә төзелгән йортларда фатир бүленәчәк. Шулай итеп дәүләт программасы Башкортстанның 75 гаиләсенә яңа йорт  туйларга мөмкинлек бирәчәк.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:
Читайте нас