Барлык яңалыклар
Новости
14 октябрь 2021, 11:20

Анкетаны унбер телдә тутырырга мөмкин

Рус, корея, кытай, инглиз, башкорт, бурят, тува, чуваш, якут, үзбәк телләре белән бер рәттә татар теле дә бар.

Анкетаны унбер телдә тутырырга мөмкин
Анкетаны унбер телдә тутырырга мөмкин

Бөтенрусия халык санын алу анкетасын рус теленнән тыш тагын 10 телдә тутырырга мөмкин булачак. Алар – корея, кытай, инглиз, башкорт, бурят, татар, тува, чуваш, якут, үзбәк телләре.

Мондый мөмкинлек русиялеләргә илебезнең күпмилләтле булуы белән генә бирелми. Эш шунда ки, ватандашлардан тыш, Русия территориясендә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре дә бар. Алар да исәпкә алуда катнашуны сораячаклар.

Бөтенрусия халык санын алу 15 октябрьдә башлана һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен 8 ноябрьгә кадәр тутырырга мөмкин булачак.

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча алдагы унъеллыкларга дәүләтнең социаль-демографик сәясәте планлаштырыла. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: