Новости
15 Октября 2021, 12:35

Илнең төп ярминкәсендә

«Алтын көз – 2021» Русия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Милли гастрономия фестивале – илдәге иң эре авыл хуҗалыгы казанышлары смотры узды. Аның эшендә Башкортстанның ике вәкиле – Бәләбәй районы умартачылары Алмаз Мөхәммәтшин һәм Владимир Яковлев катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Илнең төп ярминкәсендәИлнең төп ярминкәсендә
Илнең төп ярминкәсендә

– Без Милли гастрономия фестивалендә беренче ел гына катнашмыйбыз. «Алтын көз» күргәзмәсенә килүчеләр өчен башкорт балы һәрвакыт кызыксыну уята, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Алмаз Фәнил улы. – Фестиваль авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә арадашчылардан башка яңа клиентлар табарга һәм үзе турында белдерергә мөмкинлек бирә. Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркындагы күргәзмә мәйданчыгында бөтен илнең иң яхшы фермер продукциясе тәкъдим ителде. Фестиваль кунаклары регионнарның горурлыгы булган табигый продуктларны сынап карадылар һәм сатып алдылар, аларны җитештерү үзенчәлекләре турында да белештеләр, фермерларның үзләре белән таныштылар һәм аралаштылар.

Римма Солтанова.

Фотода: умартачылар Алмаз Мөхәммәтшин һәм Владимир Яковлев күргәзмә мәйданчыгында үз продукцияләре белән.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас