Андрей Назаров авыл укытучыларына һәм табибларына җир биләмәләрен бирү ничек оештырылган дип кызыксынды.
«Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә без хәзер муниципалитетларда эшләгән педагогик һәм медицина хезмәткәрләренә шәхси хуҗалык корырга, йорт төзүгә җир биләмәләрен бушлай бирү буенча закон проекты әзерлибез», – дип хәбәр итте республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры.
Җирне икенче кешегә сату булмасын һәм яшь белгечләр авылда эшкә калсын өчен тәүге этапта биләмәләрне биш елга арендага тапшыру күзаллана. Азактан йорт салынгач җир милеккә тапшырылачак.
«Бу белгечләрне авылда ныгыту өчен яхшы чара булып тора. Бу законны кабул итү әйтелгән юнәлештәрдә белгечләр дефицитын каплар һәм төбәктәге социаль-икътисади хәлгә уңай йогынты ясар», – дип белдерде Андрей Назаров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.