Барлык яңалыклар
Новости
16 октябрь 2021, 17:35

Әлшәй районында урман янгыннары теркәлгән

Башкортстан биләмәсендә янә урман янгыннары теркәлгән.

Әлшәй районында  урман янгыннары теркәлгән
Әлшәй районында урман янгыннары теркәлгән

Башта  Әлшәй районының Әүрез авылыннан алты чакрым ераклыктагы урманнан төтен чыкканын күргәннәр. Аны кичке тугызга сүндергәннәр. Халыкка куркыныч янамый.

Шул ук Әлшәй районының Отрада авылыннан алты чакрымда да урман янып киткән. Анда да утка грунтлы юл киртә булган.

«Янгын 8 гектар мәйданда локальләшкән, аны сүндерү дәвам итә, – диде коткаручылар. – Республика биләмәсендә тәүлек эчендә 29 термик нокта билгеләнгән, аларның 20се расланган».

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: