Новости
17 Октября 2021, 05:00

Элвин Грейга коронавирус янамый

Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юлъякшин (Элвин Грей) озак уйланганнан соң COVID-19дан прививка ясаткан.

title
Элвин Грейга коронавирус янамыйЭлвин Грейга коронавирус янамый
Элвин Грейга коронавирус янамый

Артист социаль челтәрләрдәге үзенең сәхифәләренә язылучыларына “бөтен кире һәм уңай якларын уйладым да, табиб белән киңәшләшеп моны эшләдем” дигән.

«Мин хәзер COVID-19дан прививка ясаттым. Җәмгыятьтә даими булганда без үзебезнең генә түгел, шулай ук башкаларның сәламәтлеге  өчен дә җаваплы. Әлеге вакытта тап вакцина ярдәмендә вируслардан ышанычлы сакланып була. Һәрберебезнең үзенчә сайларга хакы бар, мин бары тик үземнеке белән бүлешәм. Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз», – дип язган артист.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас