

БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итүенчә, 16 сентябрьдә республикада COVID-19га каршы рекордлы күләмдә прививка ясатканнар. Моны эшләгән кешеләрнең саны 40 321гә барып җиткән, аларның 27 045е тәүге компонентны эшләткән.
Шимбә нәтиҗәсе белән төбәктә барлыгы 1 422 447 кеше вакцинаның беренче өлешен кабул иткән. Бу медицина процедурасын тулысынча 1 259 376 кеше ясаткан.
Эпидемиянең чираттагы дулкыны нәтиҗәсендә Башкортстанда вируска каршы көрәш көчәйтелгән. Аерым оешма-предприятиеләргә керү өчен вакцинацияләү турында белешмә кирәк, 65 яшьтән өлкәннәргә мотлак үзизоляция кертелгән, 18 октябрьдә башланачак чираттагы этапта сәламәтлек, спорт кебек хезмәтләр алганда да белешмә кәгазен күрсәтү кирәк булачак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.