+1 °С
Болытлы
Бүгенгә пособиенең минималь күләме 7 083 сум, максималь – 29 600 сум булып тора. Документта күренүенчә, яшь ярымга тиклем баланы карауга ай саен түләнгән пособиеләргә чыгымнар 169,5 млрд сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, 1 февральдән бала туганда бер тапкыр түләнгән пособие 5,8%ка индексланачак һәм 19 981 сумга җитәчәк. Ил буенча ул 19,8 млрд сум күләменә барып җитәчәк. Әлеге вакытта бу пособие 18 886 сум тәшкил итә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.