Новости
18 Октября 2021, 06:25

Шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә

Чөгендер чәчкән 16 районның өчесендә – Благовар, Кырмыскалы, Уфа районында уңыш җыю тулысынча тәмамланган, дүртесендә азагына җитеп килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шикәр чөгендерен җыю тәмамланып киләШикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә
Шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә

Татлы тамыр бүгенге көнгә 810 мең тоннадан артык җыелган. Уртача уңыш гектарына 247,6 центнер тәшкил итә. Уфа һәм Кырмыскалы районнарында быел гектарына 336 – 439 центнер уңыш алуга өлгәшкәннәр.

Предприятиеләр яңа уңыш чөгендерен шикәргә эшкәртә дә башлаган. Бүгенгә заводларга 415 меңнән артык  тонна чимал озатылган, 15 мең тонна тирәсе шикәр җитештерелгән.

Гомум алганда быел шикәр чөгендере 16 районда 36,5 мең га мәйданда чәчелгән. Былтыр исә татлы тамыр 28,8 мең га мәйдан биләгән, уртача уңдырышлык 400 ц/га булган. Бу 2019 ел күрсәткечләреннән 10%ка югары. 2020 елгы барлык уңыш 1 млн тоннадан арткан. Быелгы җәйнең үтә эссе торуы һәм корылык бар культураларның да уңышы азаюга китерде.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы фотосы.

Автор:
Читайте нас