-2 °С
Болытлы
Моннан ары республикада вакциналау турында сертификат яки коронавирус белән авыру турында белешмә белән сәүдә үзәге, массаж салоны, солярий, мунча, сауна, фитнес-клубы, бассейн кебек урыннарга кергәндә паспорт та күрсәтергә кирәк булачак. Моны «Подслушано в Башкирии» тelegram-каналы язган һәм тиешле документ әзерләнеп, Республика йортына кул куярга җибәрелгән дип хәбәр итә.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә, 18 октябрьдә COVID-19 аркасында чикләүләрнең өченче этабы гамәлгә керде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.